“Татарстан
яшьләре” газетасыннан
алынды
Тулы исеме: Сәйфиев Илнар Филгат улы
Туган көне: 22 апрель, 1982 ел
Туган урыны: Апас районы, Ябалак авылы
Гаилә хәле: өйләнмәгән
Ярата: табигатьне, милли ризыклар, Мистер Кредо җырларын, матур кызларны, машина йөртергә һәм боулинг уйнарга
Яратмый: карабодай боткасын, ялган сөйләүне, салкын кышны
Хәзер андыйларны гел әрләп, тәнкыйтьләп
торалар. Үзе яшь җырчы, үзенең җырлары FM
хит-парадларында, җитмәсә “Барс-Медиа” компаниясе белән
хезмәттәшлек итә. Илнар Сәйфиев һәр
тәнкыйтьне хөрмәт итә, әмма үз юлы
белән бара.
– Илнар, зур сәхнәдән җырлавың озакка барырмы?
– Вакыт хәл итәр. Сәхнә зур бит ул, һәр кешегә урын табылыр. Халык минем “Сине күрсәм”, “Ихлас сүзең”, “Туган ягыма кайтсам”, “Талбишек” дигән җырларымны якын итте. Радиолардан аларны һәрвакыт сорыйлар. Кайберәүләр зур сәхнәгә менүне бары тик акча белән генә бәйли. Акча хәлиткеч роль уйный димәс идем.
– Сәхнәдә калыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Һәрвакыт эзләнергә, урында таптанып тормаска, яңалыкка омтылырга, минемчә. Кайсы композиторлар һәм шагыйрьләр белән эшләвең дә мөһим. Роберт Миңнуллиннар, Оскар Усмановлар, Фирзәр Мортазиннар булганда югалып калмассың.
– Сине еш кына Мортазиннар тирәсендә күрергә була. Аларга нинди катнашың бар?
– Фирзәр абый белән без студиядә таныштык һәм дуслашып киттек. Без якташлар диярлек: ул – Буаныкы, мин Апаста тудым. Йөзләребез дә охшаган, шуңа күрә мине Фирзәр Мортазин малае дип уйлаучылар да бар. Ачыктан-ачык әйтәм, без коллегалар гына. Дөрес, Фирзәр абый мине улы кебек күрә. Җырлары, киңәшләре белән генә түгел, хәтта кайвакыт акчалата да ярдәм итә. Күптән түгел Мортазиннар белән күп шәһәрләр буенча гастрольләрдә йөреп кайттык. Заллар тулы иде. Тулмаганда үзебез тутырдык. Менә тагын чыгып китәргә дип торабыз. Март урталарына кадәр йөрергә исәп.
– Чулпан Мортазина белән мөнәсәбәтләр ничек?
– Бик яхшы. Чулпан Динә Камалетдинова сүзләренә “Сине көтәм” дигән җыр язды. Без аны бергә башкарачакбыз. Яңа дуэтны шушы гастрольләрдә тәкъдим итмәкче булабыз.
– Эшләр күп алайса. Моңарчы ниләр эшләдең, кайларда йөрден, гомумән, ничек җырлый башладың?
– Апас районында тусам да, бала һәм үсмер чагым Тукай районының Биклән авылында утте. 1998 елда Казанга килеп “Сандугач керде күңелгә” фестивалендә катнаштым һәм лауреат булдым. Жюридагы Зилә апа Сөнгатуллина мине консерваториягә чакырды. Монда ике ел укыдым да ташладым. Кирәкле дип тапмадым. Минемчә, консерваториядә тавышны академичный ясарга тырышып бозалар гына. “Акчарлак”, “Татарстан” ресторанында эшләдем. Эстрадага килү кинодагы кебек булды. “Татарстан” ресторанына дуслары белән ял итәргә продюсер Ринат Гыйниятов килгән. Минем җырлавымны бик ошаткан бу. Бергә эшләргә тәкъдим итте. Хәзерге көнем өчен мин аңа бик рәхмәтле.
– Әти-әниләрең, әби-бабаларың җырчы булмагандыр?
– Әнием элек хорларда җырлап йөрде. Дәү әнием клуб мөдире булып эшләгән. Әтием дә бик моңлы кеше иде. Кызганычка каршы, ул безнең арадан фаҗигале рәвештә китеп барды. Аны 1995 елда үтерделәр.
– Яшьтән әтисез калгач, өйдән иртә чыгып киткәч, мөстәкыйльлеккә ирешкәнсеңдер син?
– Мөстәкыйль булырга туры килә. Ашарга пешерүдән башлап иҗади мәсьәләләрне хәл итүгә кадәр барысын да үзем башкарам. Вакыт кына җитеп бетми.
– Вакыт җиткәндә ничек ял итәсең?
– Дусларым белән боулинг уйнарга йөрибез. Табигатькә чыгарга яратам. Чаңгыда йөрим. Былтыр җәй җылы якларда ял итеп кайттым.
– Диңгез буенда төшерелгән клибыңны күрдем.
– Әйе, без анда эшләдек тә, ял да иттек. Диңгезне беренче тапкыр күрүем иде.
Данил СӘФӘРОВ