“Татарстан
яшьләре” газетасыннан
алынды
Гыймаева Ләйсән Радиковна
ТУГАН КӨНЕ:
14 апрель
ТУГАН УРЫНЫ:
Азнакай районы
АЯККА БАСКАН ҖИРЕ:
Мөслим районы
БЕЛЕМЕ:
КДПУ Музыка факультетын тәмамлаган
ЯРАТА:
гитарада уйнарга, йокларга,
җиләк-җимеш ашарга һәм Булат
Бәйрәмовны
ЯРАТМЫЙ:
салкынны, көз айларын, ялгызлыкны,
җебегән кешеләрне
ТОРМЫШ ДЕВИЗЫ:
Тиешле вакытта – тиешле урында!
“Яшьлегем чишмәләре” җырын ишетсәң, Ләйсән Гыймаева күз алдына килә. Ләйсән Гыймаева дисәләр, “Яшьлегем чишмәләре”н көйли башлыйсың. Ләйсән һәм аның хиты Ленин һәм партия кебек аерылмас төшенчәләргә әйләнде. Җыр җырчыны популяр итәме, әллә җырчы җырнымы? Бу турыда Ләйсәннең үзе белән фәлсәфә корып утырдык.
– Минемчә, җыр кешене популяр итә. Мин дә “Яшьлегем чишмәләре” аркасында танылдым бит. Әмма талант, тырышлык, “раскрутка” кебек нәрсәләр дә булачак эстрада йолдызы өчен бик мөһим.
– Ә музыкаль белем?
– Музыкаль белем – зур һәм кирәкле нәрсә. Әмма ул эстрада җырчысы өчен тискәре роль да уйнарга мөмкин. Мәсәлән, хорда җырлау кешенең тавышын, башкару манерасын бик үзгәртә һәм андый кешегә эстрадага күчәргә бик кыен була. Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.
– Визит карточкаң булган “Яшьлегем чишмәләре”н кем язган?
– Бу җырның язмышы бик кызыклы. Бәлки шуңа да ул халык күңелен бик тиз яулагандыр. Миңа аны Саба радиосыннан Булат Бәйрәмов алып кайтты. Авторларын ул чакта әле белмибез. Шулай итеп, “Яшьлегем чишмәләре” ярты елга якын ятим бала кебегрәк йөрде. Бервакытны Гөлсәрвәргә бер кеше бу җырның авторын әйткән. Имеш, “Яшьлегем чишмәләре”нең көен дә, сүзләрен дә Уфада яшәп иҗат итүче Таһир Асылгәрәй язган. Уфага чылтыраттык. Чын икән. Шулай итеп, җырыбыз “әти-әниле” булды. Кызганыч, ул бик күп җырлар җыентыгына авторсыз кереп китте. Сүз уңаеннан әйтим, “Яшьлегем чишмәләре”н Урал Муллагалиев та җырлаган булган. Кассетасында бар.
– Карале, ул да җырлагач, җыр җырчыны түгел, җырчы җырны популяр итә түгелме?..
– Һм... Бу турыда уйламаган идем. Бәлки шулайдыр да. Гомумән, күп фәлсәфә корырга була бу хакта. Күкәй беренче барлыкка килгәнме, тавыкмы – шуның кебек.
– Син һәрвакыт гитара белән. Бу имидж дигән нәрсәме?
– Гитара – минем яраткан уен коралым. Күп җырларымда аңа зур урын бирелә. Имиджым да шуңа бәйле.
– Уйный беләсеңме соң?
– Үземә җитәрлек уйный беләм. Бик оста гитарачы булмасам да. “Яшьлегем чишмәләре”н бияләй киеп тә уйный алам (көлә).
– Репертуарыңда мондый хит булганда кайсы җырга клип төшерергә икән дип баш ватмагансыздыр?
– Әйе. Клип бу җырны тагын да популяр итте.
– Дөресен әйт, клипта мотоциклда үзең җилдерәсеңме?
– Үзем дә йөрдем. Кызу чабарга кирәк булганда гына мотоцикл хуҗасы тимер атын безгә ышандырмады. Моннан чыгу юлын таптык. Теге егетне минем киемгә киендердек. Ярый, үлчәүләребез туры килде әле. Хәтта минем туфлиләргә сыйды теге. Тик бер җирдәге үлчәве генә туры килмәде. Ул җиргә мамык тутырып, җитешсезлекне бетердек (оялып кына көлгән була).
– Мин булсам, мотоциклымны бөтенләй бирмәс идем әле. Хатын-кызга...
– Без башта әле “Терминатор” киносындагы кебек “Харлей-Дэвидсон”да төшмәкче идек. Менә аны миңа бирмиләр дә бирмиләр иде. Ул бик авыр. Андый мотоцикллар “Казан” милли-мәдәни үзәге янында җыелыша. Аның хуҗалары да бозау хәтле. Ә безнең клипта төшкән “Кавасаки”ның хуҗасы мотоциклы кебек үзе дә бик ачык кеше.
– Бу клип альбомыңда да урын алган дип ишеттем.
– Әйе. Табадан гына төшкән альбомымның компакт-диск вариантына җырлардан башка клип та керде. Аны компьютерда карап була. Мондый технологияле альбом татар эстрадасында беренче тапкыр дөнья күрде.
– Ул кайчан сатуга чыгачак?
– 15 декабрьдән.
– Альбомда тагын нинди кызыклар бар?
– Үзенчәлекле аранжировкалы яңа, моңарчы ишетелмәгән берничә җыр. “Яшьлегем чишмәләре”нең караоке варианты, ягъни музыкасы гына. Кушылып җырлар өчен тышлыкта текстын да табарга була.
– Альбомны ничек дип атадыгыз?
– Сәер сорау. Үзең ничек уйлыйсың?
– Әйе шул, дөрес сорау булмады бу...