Татарстан яшьләре газетасыннан алынды

Кем ул Зөлфия Камалова?

“Татар җыры” дигәндә күз алдына Салават, Хәния, я булмаса Илhам абый, Әлфия апа килеп баса. Зөлфия Камалова исемле җырчы да татар җырларын башкара. Зөлфия җырының сүзләрен ишетмичә аны татар җыры дип белмәссең. Көнбатыш заманчалыгы һәм көнчыгыш экзотикасы Зөлфия иҗатын башкалардан аерым куя. Мондый оригинальлеккә ирешү өчен чит илдә яшәү кирәктер, күрәсең. Кем соң ул Зөлфия Камалова дисезме? Татарстаннан меңнәрчә чакрым ераклыкта урнашкан Австралиядә татарча җырлап, татарча альбом чыгарып, башка милләт вәкилләрен татар мәдәнияте белән таныштыручы ул. Татарстанда аны әллә ни белмиләр. Әмма интернет, электрон почта дигән нәрсәләр ярдәмендә Зөлфия иҗаты белән бөтен дөнья татарлары танышып тора. Intertat.ru электрон газетасында эшләүче кызлар әйтүенчә, Зөлфияне Мәскәү татарлары бик ярата икән. Салават һәм Хәнияне генә кабул иткән кеше, мөгаен, Зөлфиянең җырларын аңламас. Сүзләре безнеңчә булса да, татар гомер ишетмәгән кларнет, фагот, контрабас, перкуссия тавышлары җырларның аранжировкаларын берникадәр ят итә. Милләттәшебез Сарапул шәһәрендә туып үскән. Әти-әнисе татар авылыннан. Пермь пединститутын тәмамлагач, Зөлфия Калифорниягә китә һәм Австралия кешесенә кияүгә чыга. Хәзер иптәше белән бергә яшәп иҗат итәләр. Теленә инде инглиз акценты да ияләшкән. Зөлфия Камалованың өч дискы чыккан. Шуларнын берсе Австралиядәге World Music Award тарафыннан “Елның иң яхшы альбомы” исеменә лаек булды. Ә өченче ел Зөлфияне шул ук бәйгедә “Елның иң яхшы хатын-кыз башкаручысы” дип таптылар.


Ниһаять, Зөлфия Камалова Казанга килә. Аның монда интернет аша танышкан шактый дуслары бар. 15 февральдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Зөлфия концерты узачак.

 

Hosted by uCoz