Татарстан яшьләре газетасыннан алынды

Хат” турында хатлар килә

ОЕШУ ЕЛЫ:

2001 ел
ТӨРКЕМДӘ:

Илнур ЯКУПОВ (Сарман) – вокал, төймәле уен кораллары

 

Эльвир ЗӘКИЕВ (Сарман) – вокал

 

Эдуард ШӘЙХЫРАЗЫЕВ(Чаллы) – гитара
ДЕБЮТ:

“Татнефть” оештырган “Рок-панорама-2001” фестивалендә

 

– Илнур, иң элек төркемегез белән таныштырып үтсәң иде. Җырларыгызны гына ишетәбез, үзегезне күргән-белгән юк.

– “Хат”ның туган көне дип “Рок-панорама” фестивалендә катнашкан көнне санарга мөмкин. Күпләр Сарманда шундый төркем булуына шаккаттылар. Без ул вакытта “тере” барабанчыны да кертеп дүрт кеше идек. Музыка белән күптәннән шөгыльләнәбез. Пост-панк, рок-н-ролл, брит-поптан чыккан кешеләр без. Хәзер “Хат”ның стиле нык үзгәрде. Диско һәм евродэнска күбрәк игътибар бирәбез. Фестивальдән соң күпмедер вакыт үткәч, мин күптәнге дустым, Сарман егете Марат Гайфетдиновка шушы проектка керергә тәкъдим иттем. Марат – легендар “Ace” (Алабуга) трэш-төркеменең лидеры һәм гитарачысы иде. Әлбәттә, “авыррак” музыка уйный. Күпмедер вакыттан Марат музыканы ташлавы турында әйтте. Ул электән дә Ислам дине белән кызыксына иде һәм хәзер үзен бөтенләе белән Ислам диненә багышларга уйлады. Ләкин саубуллашу билгесе итеп 2 альбомны бергә яздырырга исәпләдек. 2003 елның июль-августында үзебезнең кечкенә студиябездә көннәр-төннәр буе 2 альбомыбызны эшләдек.

2004 елың мартында безнең төркемгә яңа гитарачы – Чаллыдан Эдуард Шәйхыразыев кушылды. Сәләтле егет, “Mole's Station”, “Три танкиста” панк-төркемнәрендә уйнаган музыкант. Менә тарихыбыз шул. Ул дәвам итә.

– Нинди концертларда, тусовкаларда катнашырга өлгердегез?

– Сарманда, аның авыллары буенча “Музыка – наркотикларга каршы” дигән лозунг белән концертлар бирдек. Чаллыда еш эшлибез. Безнең иң яраткан сәхнәләребезнең берсе – “Нур” яшьләр үзәге. 2003 елның 1 мартында “Казан” милли-мәдәни үзәге танцполында “Татар яшьләренең глобаль хәрәкәте” узды. “2002 елның иң яхшы яңа проекты” номинациясендә без җиңдек. Статуэтка һәм призны Сарманга алып кайту, район өчен дә зур вакыйга булды.

– Җырларыгызның авторлары кем?

– Барлык җырларның да авторы мин.

– Альбомыгызның чыкканы бармы, кайсы студиядә?

– Берсе белән дә килешү төземәдек. Шуңа күрә, безнең җырларны сәүдә нокталарыннан табып булмый. Ләкин ике альбомыбыз кулдан-кулга күчеп, яздырылып, безнең якларда киң таралды. Берәр рекордс-компаниянең җитди тәкъдиме булса, әлбәттә, альбомны чыгарырга ризалашыр идек.

– Җырларыгызны кайсы радиолар әйләндерә?

– Мәскәүнең “Тургай” радиосыннан башлап Түбән Кама радиоларына кадәр. Шулай ук “Курай” һәм “Татар радиосы”. Әмма иң яратканыбыз – Чаллыдагы “Күңел”. Мин, гомумән, аларның эшләренә сокланам. Чын татар җанлы, белемле, яңага омтылучан һәм романтик коллектив эшли анда. Чаллы телевидениесындә безнең клипны күреп була.

– Ни өчен “Хат” “Хат” дип атала?

– Кайбер әйберне хат аша гына җиткереп була. Әйтик, күзгә-күз әйтә алмаган сүзләрне, ерактагы дусларга сәламнәрне... Шулай ук бу атамада сүз уйнату да бар. Иңглизчә “йөрәк” дигәнне аңлаткан “heart” сүзе нәкъ “хат” дип укыла.

– Ишетүемчә, сезнең репетиция өчен хәтта бинагыз, студиягез дә юк...

– Әйе, без Чаллыда 22 нче мәктәп бинасында шөгыльләнергә мәҗбүр.

– “Сәлам сиңа Сарман якларыннан” дип башланган җырыгызның темасы “Чиж” төркеменең бер җыры белән тәңгәл килә. Бу очраклы хәлме, әллә плагиатмы?

– Кызык син! Бер яклы гына карама. Хат язу формасына корылган җырлар сирәк түгел. Алар “Чайф”та да, Цойда да, Децлда да, башкада да бар. Әйдә, аларны да “Чиж”дан урланган дибез! Уртак фикер куллану – журналистлар арасында да киң таралган нәрсә, шулай бит? (күз кыса). Дөресен әйткәндә, Данил, мин ни күрәм – шуның турында язам. Син әйткән җыр да автобиографик ул. Минемчә, авторга җырны анализларга кирәк түгел. Җыр – җыр инде. Ошый-ошамый – кешенең үз эше. Авторның нәрсә әйтәсе килгәнен тыңлаучы үзе уйлап бетерсен. Җырны анализлый башласам, үземне хирург сыман хис итәм. Автор өчен, минемчә, бу юньле хәл түгел. Тәнкыйтьчеләр шөгыльләнсен моның белән.

– Татарда егетләрдән генә торган төркемнәр дә бар. “Казан егетләре”, “Айфара”, “Заман”, “Кардәшләр”... Алар белән тамашачыларны ничек бүлешергә уйлыйсыз?

– Берничек тә бүлешергә уйламыйбыз. Сәхнә – сугыш мәйданы түгел.

– Иҗатыгыз табыш китерәме әле?

– Авыр сорау. Төркемдәге егетләр (миннән кала) дәүләт эшендә. Аннан без иҗатыбызны акча эшләргә дигән максат куеп башламадык. Шуңа күрә без бу хакта бик борчылмыйбыз.

 

Рәсемдә: Эльвир Зәкиев һәм Илнур Якупов.

Сәхифәне Данил СӘФӘРОВ әзерләде.

Hosted by uCoz