Татарстан яшьләре газетасыннан алынды

Безнең белешмә:

Туган көне: 1982 елның 8 гыйнвары

Туган урыны: Пермь өлкәсе, Барда районы

Милләте: татар

Гаилә хәле: кияүдә түгел

Белеме: КДПУ, 4 курс, Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты, 3 курс

Ярата: гөбәдия, балык ризыклары; халык җырлары, Элтон Джон, Селин Дион, Валерий Меладзе иҗатын; укымышлы, ачык күңелле, эчкерсез кешеләрне

Яратмый: кара мәчеләрне; фортепьянода уйнауны; мәҗбүр итүне; "Иванушки", Валерий Леонтьев иҗатын; көнче кешеләрне; күршеләре дөмбердәп уятканны

 

Гүзәл Уразова

интервью бирергә яратмый

Гүзәл Уразова зур сынау алдында тора. Соңгы елларда эстрадага бәреп кергән яшь җырчылар шаукымы вәкиле ул. Шушы шаукымда югалмау, үз юлын, үз тамашачысын табу – бу Гүзәлнең максаты. Дөрес, бу максатка шактый адым атланган инде. Гүзәлнең җырлары музыкаль рейтингларның алдынгы урыннарында.

– Гүзәл, син берьюлы ике җирдә укыйсың: кайсы белгечлекне якынрак күрәсең?

– Моның турында сорап торма инде.

– Ярый. Ә ни өчен музыканы сайладың?

– Җиде ел музыка мәктәбенең фортепьяно бүлегендә укыдым. Икенче сыйныфта укыганда үз теләгем белән "музыкалка"га барып кердем. Әти-әниләр хәтта моны белми дә калды. Үзебезнең "Таң" газетасында музыкаль темаларга караган шактый язмаларым басылды. Мәктәп, яшьләр темасына да күп яздым. Шушы шөгылем мине КДУның журналистика факультетына алып килде. Кызганычка каршы, мин анда керә алмадым. Аның каравы, Мәдәният һәм сәнгать академиясенә имтиханнарны уңышлы тапшырдым. Әмма ике ел укыгач, аны ташларга туры килде. Сәбәпләре күп инде. Киттем КДПУга. Ул вакытта мин аз-маз җырлап йөри идем инде. Университетның ректоры мине танып алды. Күптәнге танышлар кебек бераз сөйләшеп утырдык. Соңыннан мин монда укырга кердем.

– Исем-фамилияң бигрәк аһәңле. Паспортыңны күрсәт әле, псевдоним түгел микән?

– Юк, чын исемем. Ышанмасаң, мә кара.

– Карале, монда "башкорт" диелгән бит, ә син үзеңне татар кызы дип таныштырдың...

– Әти-әниемнең паспортларында да "башкорт" дип язылган. Чынлыкта алар чи татар. Башкортча бер сүз белмәсәк тә, "башкорт" булып йөрибез инде шулай.

– Пермьдә дә татар башкортлары бар дип уйламаган идем.

– Минем әбием Арча ягынан. Ничек башкорт булып китүебезне аннан сораганым бар: "силсәвит кушкан".

– Ике җирдә укыгач, вакытың бигрәк аздыр инде. Шулай да ялларыңны ничек үткәрәсең?

– Өйгә туганнарым янына ешрак кайтырга тырышам. Казанда булсам, фатирымда мәш киләм. Өй җыештыру, ремонт ясау – минем яраткан эшем. Спортны да онытып бетермим, өстәл теннисы белән шөгыльләнәм. Кайчандыр Бардада яшьләр арасында район чемпионы булган идем. Ә җәй көне ел саен диңгез буена барам. Быел энекәшкә дә дөнья күрсәттем әле.

– Танышларың тарафыннан көнләшү сизмисеңме?

– Сизәм. Янымда көнче кешеләр күп. Аларны үзгәртеп булмас инде. Аллага шөкер, минем тормышым тулы канлы. Бер урында утырмыйм. Миңа һәрвакыт вакыт җитми. Бергә укый торган кайбер иптәшләремә гаҗәпләнәм. Аларның көннәре "общага"дан университетка бару һәм университеттан кайту белән чикләнә. Бөтен гомерләре шулай күңелсез үтәр төсле.

– Иҗади тормышыңда ниләр булып ята?

– Камал театрында "Кәеф ничек?" концертында катнаштым. Тиздән шушы ук исем белән республиканың төрле шәһәр һәм районнарында концертлар бирергә планлаштырабыз. Шушы арада аудиотасмада һәм лазер тәлинкәсендә альбомым чыгарга тора. 12-13 җырдан торган мастер әзер инде. Альбомга нинди исем бирергә дип уйлап торам әле. Сер итеп кенә әйтәм, тиздән яңа клибым әзер булачак. Без аны җәй көне Кырымда ял иткәндә диңгез буенда төшердек.

– Синең беренче клибың бик оригиналь килеп чыккан. Аны ничек төшердегез?

– "Нигә болай ашкынасың, йөрәк?" җыры иде ул. Клипның күп өлеше дельтопланнан төшерелде. Егетләр, ул нәрсәдә очып, кырларга ашлама кертәләр икән. Безгә булышырга риза булдылар. Клепмейкер һәм оператор Тимур Сәйфетдинов видеокамера күтәргән килеш көне буе диярлек шул дельтопланда очып йөрде. Соңыннан мин дә утырып берәрне әйләндем. Үзем генә түгел, әлбәттә. Һавадагы хис-кичерешне әйтеп бетерерлек түгел. Урыны да бик матур, Казан арты болыннары. Ул көнне табигать тә безгә клип төшерергә булышты сыман. Бер көн эчендә барысы да булды – җил дә, кояш та, яңгыр да, салават күпере дә. Истә калганы шул, таң атканда юеш салкын печән арасыннан чабу читен булды. Катып беттем.

– Халык җырларын яратасың дип беләм, әмма җырлаганыңны ишеткәнем юк.

– Халык җырларын мин сәхнәгә чыгып бернинди музыкасыз-нисез башкара алам. Тик, минемчә, ул җырлар кем башкаруында халык күңелендә калган, шулар башкаруында яңгырасыннар иде. Кайбер яшь җырчылар, бигрәк тә ансамбльләр, татар җырларын рэп, рок, тагын әллә нәрсәләргә әйләндереп башкаралар.

– Син сәхнәдә дә, көнкүрештә дә һәрвакыт төрле киемдә. Тышкы кыяфәтеңә зур игътибар бирәсеңме?

– Мин бертөрлелекне яратмыйм. Гардеробым бик зур. Шуңа күрә киемемне еш алыштыра алам. Сәхнәгә чыгу өчен киемемне кешегә тектерәм. Үз тегүчеләрем бар. Ә эскизларын үзем эшләп бирәм.

– Әңгәмә алдыннан: "Мин интервью бирергә яратмыйм", – дигән идең. Моны ничек аңларга?

– Мин үзем турында сөйләргә яратмыйм. Интервью кешенең асылын ачып бирергә тырыша. Ә минем серле булып каласым килә.

– Ярый, түгәрәклим алайса. Эшеңдә уңышлар телим сиңа.

 

Сәхифәне Данил СӘФӘРОВ әзерләде.

Hosted by uCoz