Татарстан яшьләре газетасыннан алынды

БЕЛЕШМӘ

ИСЕМЕ:

Таишев Фәрит Романович

 

ЭШ УРЫНЫ:

“Барс-рекордс” компаниясендә директор

 

ГАИЛӘ ХӘЛЕ:

өйләнгән, ике баласы бар

 

МАШИНАСЫ:

чароид төсендәге ВАЗ-2108

ФӘРИТ ТАИШЕВ:
“Машинамны фотога төшерсәләр, ул, һичшиксез, бәрелә”

Беркөнне Фәрит Таишев каты авариягә эләккән дигән шомлы хәбәр таралды. Дөрес хәл микән? Мондый нәрсә белән шаярмыйлар, чын икән. Танылган җырчының, “Барс-рекордс” компаниясе директорының “восьмерка”сына бер машина юл бирмәгән. Фәрит янына барып, аның хәлен белдек. Битләре кара янган, кулы бинт белән уралган, йөргәндә аксый да кебек...

– Фәрит, ничек шулай килеп чыкты?..

– Гаиләбез белән авылдан кайтып килә идек. Казанга хәтле хәвеф-хәтәрсез генә килеп җиттек. Чуйков һәм Әмирхан чатында светофор эшләми иде. Мин баш юлдан барам. Шунда аркылы урамнан бер “девятка” очып килеп чыкты. Без башта аңа, аннары бордюрга, соңыннан бер зур ташка бәрелеп, каплана яздык. 15 метр очканбыз икән. Чак кына юл кырыендагы баганага килеп бәрелмәдек. “Тугызлының” руле артында яшь кенә бер малай утыра иде.

– Хатының, балаларыңның хәлләре ничек?

– Аллага шөкер, хәзер яхшырак үзе. Кызым сырхауханәдә дә ятып чыкты инде.

– Димәк, теге машинаның йөртүчесе гаепле?

– Әлбәттә. Минем әлегәчә берәүгә дә үзем килеп бәрелгәнем юк. Тфү-тфү-тфү, әйтмәгәнем булсын. Миңа элек тә бәрелгәннәре булды үзе.

– Ничек?

– Ул вакытта мин тентлы “УАЗ” машинасында йөри идем. Бер “семерка” килеп бәрелде. Минем фара гына ватылып, алгы як бераз кырылды. Тегенең машинасына карарлык түгел. “Уазик” – әйбәт машина ул. Аның белән шәһәрдә йөрергә куркыныч түгел.

– Әмма бераз уңайсызрак, миңа калса. Ягулыкны да күп ашый.

– Әйе. Әмма мин аны күбрәк авыл җиренә чыгарга дип алган идем. Ул елларда без гастрольләргә еш йөрдек. “Уазик”ны аппаратура белән шыплап тутырып, концерт куярга чыгып китә идек. Авыл юлында яңгырлы салкын төндә бензин бетеп туктап калган чаклар да булды инде аның белән.

– Ул синең беренче машинаң идеме?

– Әйе. Ә өйрәнгәндә әтиемнән калган “Москвич”та йөрдем. Ул бик көйсез иде. Аның астында бик күп яттым мин. Шул “Москвич” аркасында автослесарь булып китә яздым (көлә).

– Юлда нинди кызык хәлләргә очраганың бар?

– Берсендә Чаллыдан Казанга кайтып киләбез. Яңгыр коя, берни күренми. Үч иткәндәй, машинаның “дворник”лары ватылды. Реледагы чыбыкларны тоташтырсаң гына эшлиләр. Янда утырган иптәшемә юл буе шулай чыбык тотып кайтырга туры килде.

– Юлда юрауларга ышанасыңмы?

– Юк, мин үземә ышанам. Шулай да бер сәер нәрсә бар. Машинамны фотога төшерсәләр, ул, һичшиксез, һәлакәткә юлыга. “Уазик” белән дә шулай булды, “восьмерка” белән дә. Хәзер бөтенләй машинам белән фотога төшәргә куркып торам инде.

– Аңлавымча, хәзер син вакытлыча җәяүле...

– Машинам гаражда. Аңа зур ремонт кирәк. Хәзергә җәмәгать транспортында йөрим. Машинада барганда җәяүлеләрне бик ихтирам итмибез, үз башыңа төшкәч, аңлыйсың, җәяүле дә кеше икән! (көлә)

– Шулай шул. Җәяүлеләр исеменнән рәхмәт. Тизрәк терел.

"ТАМАША" ны Данил СӘФӘРОВ әзерләде.

Hosted by uCoz