Татарстан яшьләре газетасыннан алынды

Шакира исемле җырчыны ишеткәнегез бардыр. Чит ил җырчысы Шакира белән бутамагыз. Колумбия кызының җырлары төрле илләрдә хит-парадларның алдынгы урыннарын яулый. Безнең Шакира дә җырлар рейтингының югары баскычларына менәргә исәпли. Тик әлегә татарлар арасында гына. Хәер, Шакираның “Соңгы звонок”, “Ялгышма”, “Минем йөрәк” дигән хитларын FM-радио тыңлаучылары бик еш сорыйлар. Концертлардагы чыгышларын да кеше ошата кебек.

Шакираның иҗаты 1996 елдан ук башлана. Бу елларда ул “Салават” җыр театрында эшләгән. “Минем йөрәк” дигән беренче альбомын ике ел элек чыгарган. Хәзер яңа альбомын әзерли. Ул беренчесеннән тулаем аерылып торачак. Шакира фикеренчә, музыка үсә һәм алга таба бара. Заманадан калышырга ярамый. “Ялгышма” дигән тасма үзенең яхшы сыйфаты белән аерылып торачак. Шакираның тормыш иптәше – танылган композитор һәм тавыш режиссеры Наил Мортазин. Ул тавышның сыйфатына зур игътибар бирә. Җырчыны продюсерлау да аның кулында. Яңа альбом әзерләү белән бергә Шакира 80 еллар хитлары керәсе җыентык өстендә эшли. Моңа инде бер ел сарыф ителгән. 3-4 атнадан бу тасма дөнья күрергә тиеш.

P.S. Колумбия Шакирасының да, безнең Шакираның дә бабалары Мөбарәк исемле булган. Менә шундый тәңгәллек.

Hosted by uCoz