Татарстан яшьләре газетасыннан алынды

“Т.Я.” белешмәсе

ИСЕМЕ: Усманов Оскар Вадим улы

ТУГАН ҖИРЕ: Казан

ТУГАН КӨНЕ: 7 сентябрь, 1971 ел

БЕЛЕМЕ: КДПУ Музфагы

ГАИЛӘ ХӘЛЕ: өйләнгән, Камилә исемле кызы бар

ЯРАТА: йокы туйганны

ЯРАТМЫЙ: кеше эшкә җыенганда йоклап кына китүен, тәмәке тартучыларны

Оскар УСМАНОВ:
“Җырларым бик кыйммәт”

Оскар Усманов – бүгенге татар эстрадасында иң рейтинглы җырлар язучы композиторларның берсе. Иң кызыгы шунда, ул татарча бөтенләй белми диярлек. Парадокс бу, андыйларга тәнкыйтьчеләрдән бик еш эләгә. Имеш, татар телен белми торып ничек татар җырын иҗат итеп булсын! Оскар белән әңгәмәбез дә урыс телендә булды. Сөйләгәннәрен төгәл итеп тәрҗемә итәргә тырыштым.

– Оскар, телне белмичә ничек җыр язасың? Авыр түгелме?

– Әлбәттә, телне белсәң, җиңелрәк, уңайлырак булыр иде. Әмма мин хәзер язып утырган җырымны “халык колагы” белән тыңларга өйрәндем. Калганы – җырчы эше. Ул аны тамашачыга җиткерә белергә тиеш.

– Син шактый вакыт “Барс-рекордс” оешмасында эшләдең. Хәзер үз студияңне оештырдың. “Барс”тан ник киттең?

– Бу табигый адым. Андый хәлләр була. Минем тормышымда, иҗатымда бу бары тик бер этаптан икенчесенә күчү.

– “Оскар-рекордс” ни белән шөгыльләнә?

– Әлегә нормаль иҗат итәр өчен җирлек тудырабыз. Шушы көннәрдә ике аудиотасмада һәм ике лазер тәлинкәсендә “Оскар Усмановның 40 яңа хитларын йолдызлар башкара” дигән шәхси җыентыгым чыгачак.

– Үз студияңне булдыргач, син продюсер буларак та эшли башладың. Кемнәрне күтәрәсең?

– Продюсер һәм музыкаль продюсер дигәнне аерырга кирәк. Мин – музыкаль продюсер, җырның сыйфатлы язылышы, музыкаль продукт өчен җавап бирәм. Хәзергә Илназ Минвәлиев, Нуретдин Хөсәеннәр белән эшлибез. Бигрәк тә яшь башкаручы Альбина Апанаеваны күрсәтеп үтәсем килә. Аның альбомы инде әзер.

– Синең бер җырың күпме тора?

– (Көлә) Аның бәясе – йокысыз төннәр, компьютерга төбәлеп арган күзләр, какшаган сәламәтлек. Тагын күпме чыдармын – белмим. Гаиләмә дә вакыт аз кала. Ул күзлектән караганда җырларым бик кыйммәт.

– Шагыйрьләрне ничек табасың? Әллә алар сине табамы?

– Алар.

– Кемнәр беләң эшлисең?

– Роберт Миңнуллин, Сания Әхмәтҗанова, Гөлсәрвәр кебек шагыйрьләр белән.

– “Күп итеп акча түләсә дә аңа җыр язмыйм” дигән башкаручылар бармы?

– Яхшы җыр ул өч нәрсәдән тора: көй белән аранжировка, текст һәм башкару. Әгәр берәрсе аксый икән, җыр үлә. Моңа җырчы сәбәпче булса, мин аның белән эшләмим.

– Узган ел “Татар җыры” бәйгесендә синең берьюлы дүрт җырың җиңү яулады. Бер урыс газетасы фестивальне “оскароносный” дип атады хәтта. Үпкәләмәдеңме?

– Алар әле шуны белми, җиңүне дүрт җырым гына яуларга тиеш түгел иде. Чит илдә кеше фестивальдә унар премия ала. Һәм моңа нормаль карыйлар. Ә бездәге “тәнкыйтьчеләр” моны “блат” ди.

– Җырларыңны бер-берсенә охшаган дип уйламыйсыңмы?

– Һәр композиторның үз алымы була. 3-4 нота башка җирдә кабатланса, бу гадәти күренеш. Әмма кайвакыт башкалар да ияреп яза. Мин моңа көлемсерәп карыйм. Бер җыр тыңладым, нәкъ “Талбишек”, көе генә ике тапкыр кызурак. Бу, бәлки, махсус эшләнгән нәрсә түгелдер, ләкин бик кызык тоелды.

– Тормыш иптәшең Сабинаның җырлары радиода шактый популяр. Ник концертларда катнашмый ул?

– Бу проект баштан ук радиода уйнатырга дип яшьләр өчен бию музыкасы буларак язылды. Хәзер күп җиргә чакыралар. Әмма Сабина татар концертларында ят күренер иде. Теләге дә юк.

– Хәзерге композиторларны компьютер куллануда гаеплиләр...

– Компьютер ул эшне җиңеләйтми. Анда эшләү шактый үзенчәлекле. Язманы сыйфатлы ясау да зур көч таләп итә.

– Кайсы җырыңны иң популяр дип саныйсың?

– Алар ел саен үзгәрәләр. Хәзер “Талбишек”тер, мөгаен. Ә, бәлки, “Озак яшә, әнкәй” җырыдыр. Элек “Каеннар арасында” иде.

– Әтиең Вадим Усманов Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров чоры композиторы. Сиңа аның ярдәме тидеме?

– Аранжировка эшләүдә, аппаратураны өйрәнүдә ул бик зур ярдәм итте. Әмма композитор буларак... Белмим, без бик төрле бу өлкәдә. Юлларыбыз да төрле.


P.S. 7 апрель көнне “Пирамида” дискоклубынды үтәсе “Сыйфат” дискотекасында Альбина Апанаева катнашачак. Оскар Усманов әйтүенчә, анда Альбина башкарасы яңа җырлар татар яшьләренә ошарга тиеш. “Халык колагы” белән тыңлау шулай ди. Аларны, әлбәттә, Оскар үзе иҗат иткән.

 

Р ә с е м д ә : Оскар Усманов кызы Камилә белән.

"ТАМАШАНЫ"ны Данил СӘФӘРОВ әзерләде.

Hosted by uCoz