Татарстан яшьләре газетасыннан алынды

Нурзадә
бандитны җингән

Кичә “Татарстан яшьләре-2002” лауреаты җырчы Нурзадә үзенең туган көнен бәйрәм итте. Ул ел да чик сакчылары көненә туры килә. Шуңа күрә бәйрәмен ел да хәрбиләр белән үткәрә икән. “Бәйрәм үткәрә” дип әйтү, бәлки, дөрес тә түгелдер. Шушы яшькә җитеп, Нурзадәнең туган көнен бер дә зурлап уздырганы булмаган. Бу аның өчен гадәти эш көне. “Кайчан да булса зур туңдырма-торт бүләк итмәсләр микән”, – дип хыяллана җырчы, чөнки үлеп туңдырма ярата. Чик сакчылары көнендә тугангамы, Нурзадәнең кайвакыт батырлыгы чиктән аша. Моннан берничә ел элек Казанның Губкин урамында аның белән кызыклы хәл булган. Башына кара оек кигән, кулына пистолет тоткан 13-14 яшьлек малай лифтка керә дә: “Это ограбление!” – дип кычкыра. Нурзадәнең мәктәптә укытучы булып эшләгән вакыты. Малайны сөйләштерә башлый бу: “Безгә хезмәт хакы бирмәделәр шул әле. Сезнең мәктәптә биргәннәр мәллә инде? Син кайсы мәктәптә укыйсың соң?” Малай куркып лифтны туктата да, чыгып кача. Нурзадә нишләгәнен үзе дә аңламый кала. Җырчының иң курыкканы – су. Ул әле дә йөзә белми икән. Шуңа күрә җылы якта, диңгез буенда ял итәргә яратмый. Аның өчен иң яхшы ял – авылда әти-әнисе янында. Күптән түгел Нурзадә туган авылы Шурада (Арча районы) беренче сольный концертын биргән. Анда баянчы Рамил Курамшин, конферансье Зәйтүнә Яруллина, яшь җырчы Айдан да катнашкан. Шуннан соң Нурзадә Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә узган “Дуслык җыры-2004” фестивалендә дипломант булып кайтты. Бүгенге көндә җырчы Риф Гатауллин, Ильяс Вәлишаһ, Галимҗан Гыйльманов кебек җыр авторлары белән хезмәттәшлек итә. Теләге – иске җырлардан торган альбомын чыгару. Язмасы әзер икән инде. Тик бер генә компания дә аны чыгарырга ашыкмый ди. Сатылмас дип куркалар, күрәсең.

Сәхифәне Данил СӘФӘРОВ әзерләде.

Hosted by uCoz