МӘЛИКӘ: “МИН МӘЛИКӘ БУЛЫРГА ТЕЛИМ!”

 

Казан дәүләт мәдәният университеты студенты Разакова Мәликә Мәхмүд кызына белешмә:

Туган көне hәм урыны: 1985 елның 1 ноябре, Үзбәкстанның Каршы шәhәре

Тормыш девизы: “Беркайчан да бирешмәскә! Көчле булырга!”

Яраткан китабы: афоризмнар җыентыгы

Яраткан фильмы: “Унесённые ветром”

Яраткан ризыгы: татлы ризыклар, тәм-томнар

Ир-ат идеалы: намуслы, мәрхәмәтле, үз әнисен хөрмәт иткән

 

Мәскәү күз яшьләренә ышанмый. Казан бигрәк тә...

Аның турыда күп язалар. Кемдер аны күрүгә шатлыгыннан кычкырып җибәрә. Кемдер аны күрә дә, тыңлый да алмый. Шунысы хак: ул беркемне дә битараф калдырмый. Чөнки ул Мәликә. Ул – хан кызы...

 

- Мин балачактан ук җырчы булырга хыялландым. Әти-әнием генә түгел, хәтта дәү әтием белән дәү әнием дә җырчы бит минем. Әле дә хәтерлим: кулыма тарак алып, әниемнең иң зәвыклы кием-эшләпәләрен киеп куям да көзге алдында җырлый башлыйм.

Балачактан калган тагын бер зур хатирәм – ул да булса Казанны күрү хыялым. Әти-әнием hәрвакытта да Казан, Татарстан турында сөйләп килде, шуңа күрә иң зур хыялым тарихи ватаным Казанга күченү иде. Бу зәңгәр хыялым, Аллага шөкер,  тормышка ашты, ләкин аның өчен бик күп тир түгәргә туры килде...

 

1998 елда Мәликә әнисе белән Үзбәкстаннан Уфага күченә. Биредә аны яңа мәктәп, яңа дуслар, яңа тормыш рәвеше көтә...

 

- Укуымны дәвам иттерү бик авыр булды, чөнки Рәсәй мәктәпләре Үзбәкстанныкыннан шактый гына аерылып тора. Шулай да тырыштым, яхшы укыдым. Барысы да вакыт белән килә бит ул. Бераз сабыр итеп торырга кирәк. Тора-бара мәктәптә үтүче төрле чараларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый башладым. “Baby-шлягер” бөтенрәсәй яшь башкаручылар бәйгесендә дә катнаштым. Аннары соң “Урал моңы – 2000” фестивале килеп җитте. Бу минем зур сәхнәгә тәүге тапкыр чыгуым булды. Һәм, күз тия күрмәсен,  хәерле сәгатьтә ахрысы...

 

Яшь җырчыны нәкъ менә бу фестивальдә күреп алалар да инде. Тамашачы аны чит планетадан килеп төшкән мәхлукка сыман карый. Мәликә бөтенесен дә шаккатырып үзенә җәлеп итә. Аңа клиплар төшерә, җырларын радиода уйната башлыйлар. Шулай итеп, ул әкренләп танылып та китә. Ләкин күңел hаман да Казан каласына тарта...

 

- Башкортостанда эшләр әкренләп җайга салынса да, Казанга күченү теләгем көннән-көн көчәя барды. Ләкин анда безнең бернинди туганыбыз да, белгән кешебез юк иде. Уфадагы танышларны, сәхнәне, уку йортымны ташлап, яңадан билгесезлек караңгысына чуму бик куркыныч иде. Әмма хыялымда татар иле башкаласы иде, hәм мин ул хыялымны тормышка hичшиксез ашырачак идем.

...Казан мине гаҗәпләнеп каршы алды. Тамашачы күзләрендә “Бу нәрсә?”, “Бу кайдан?”, “Бу нигә?” дигән сораулар ачык күренә иде. Тәүге чыгышымда залдагы кайбер тамашачылар хәтта елады да. Мин ул вакытта “Йөрәгемә минем кагылма!” дигән җырны башкарган идем. Бу чын ихлас күңелдән чыккан рәхмәт яшьләре иде... Казан халкы өчен шулкадәр зур яңалык булырмын дип гомеремдә дә уйламас идем, ләкин... шулай булып чыкты. Бу яктан Уфада рәхәтрәк. Анда экспериментка барырга әзерләр, ә бездә нинди дә булса яңалык кертү – бик авыр эш. Заманында “Казан егетләре”, “Зө-Ләй-Лә” төркемнәренә ничек авыр булгандыр ул, уйлап карагыз!.. Тик мин бит тиз бирелүчеләрдән түгел –  тешемне кысып үз эшемне дәвам иттем. Әйе, дөрес, татар халкы мин тәкъдим иткән стильгә күнекмәгән. Биредә башка музыканы тыңлап тәрбияләнгәннәр. Ә мин джаз тыңлап үскән кеше. Беләсезме, мин беркемне дә кабатламыйм, кайберәүләр кебек башка җырчы җырын яисә образын  урламыйм, ничек телим – шулай эшлим. Мин – Мәликә. Кайчак төн уртасында башыма яңа идея килеп, шуны тиз генә, онытканчы, кәгазьгә теркәп куям. Кешегә ошый икән, димәк, иҗатыма ихтыяҗ бар.

 

“Әле дә сөям”не сөймәдем

Бервакыт “Яңа Гасыр” каналында баручы “Яшьләр тукталышы” тапшыруында түбәндәге эчтәлекле хат укылган иде. Бер апа яза икән: “...чын күңелемнән рәхмәтемне укыйм сезгә hәм Мәликә дигән яшь башкаручыга. Моңа кадәр кызымны татарча җырларны тыңларга ничек кенә күнектереп карамадым. Тыңламый гына бит! Ә хәзер ул Мәликә җырларын сәгатьләрчә тыңлый!..”

 

- Дөресен генә әйткәндә, “Әле дә сөям” җыры миңа башта ошамаган иде. Алай гына да түгел. Мин аны хәтта җырлаудан да баш тарткан идем. Ләкин бәхетемә каршы әлеге фикеремнән кире кайттым. Ул җырга мин бик тә рәхмәтлемен, чөнки нәкъ менә ул җыр аша мин Татарстанда таныла башладым. Ләкин вакыт уза, кеше дә үзгәрә. Хәзер инде мин җитдирәк җырларны башкарырга тырышам. Иң яратканым – “Йөрәгемә минем кагылма!” дигәне. Миңа, гомумән, салмак җырлар күбрәк ошый. Тиздән, Аллаh бирсә, татар халык җырларын җырлый башларга исәп тотам. Яшьләр мине кабул итте, хәзер аларны халкыбызның олы мирасы белән таныштырасым килә. Бүгенге яшьләр халык көйләрен белми диярлек, ә алар бит искиткеч матур. Алар мәңгелек. Шушы бай хәзинәбезне яшь буынга тапшыра алам икән, миннән дә бәхетлерәк кеше булмаячак бу дөньяда, чөнки туган халкыма файда китерә алам.

 

Мәликәне еш кына Бритни Спирс белән чагыштыралар. Ә ул үзе Бритниның иҗатына битараф карый икән. Мәликәнең күңеленә Мэрайя Кэрри, Стиви Уандер, Алиша Кис, “А-Студио” төркеме, Илhам Шакиров, Кристина Агилера, Юля Началова җырлавы хуш килә. Ә тагын ул Алсу Әбелханова, “Зө-Ләй-Лә” триосы белән “Казан егетләре”нең иҗатын хөрмәт итә.

 

- Тәүге альбомым – тормышымның билгеле бер дәвере ул. Анда төрле җырлар урын алган: өч ел элек яздырылганнары да, әле күптән түгел генә иҗат ителгәннәре дә. Ә киләчәктә җанлы музыка ясыйсым килә минем. Рәсәй дәрәҗәсенә чыгу турында исә шуны гына әйтә алам: татар җырчыларының моның өчен сәләтләре дә, үзенчәлекләре дә, тырышлыклары да бар. Акча гына җитми.

 

Апрельдә узган альбомын тәкъдир итү кичәсен Мәликә үзе бөтенләй башка көнне hәм башка җирдә үткәрергә теләгән икән. Ләкин ни гаҗәп, Казан булып Казанда моның өчен башка зал “табылмады”...

 

- Аны шулай булыр дип hич тә уйламаган идем. Ләкин нишлисең, кайберәүләр көндәшлектән курка, күрәсең... Менә Мәскәүдәге концертым искитмәле булды, ичмасам! Залда алма төшәрлек тә урын калмаган иде. 1200ләп кеше килде, әле ничә йөзе сыймыйча урамда басып калды. Урыслар да шактый күб иде. Электрон почтама да дөньяның төрле илләреннән язалар миңа. Җырларымны кайдан табалар белмим, дөнья пәрәвезендә бар ахрысы, тик аларны тыңлап, татар телен өйрәнәсебез килә дип язучылар шактый була. 

 

Татар булуыма Ходайга рәхмәт укыйм

- Татар милләтеннән булуыма шатланып-сөенеп бетә алмыйм. Туган телемне камил белмәсәм дә (аны яхшы өйрәнергә мөмкинлегем дә булмады бит), аны хәзер өйрәнәм. Менә күптән түгел “Татарстан” каналында чыгучы “Кәеф ничек?” хит-парадын алып бара башладым. Файдасы да тия, чөнки бик күп яңа сүзләрне истә калдырам.

Аллаh боерса, яшәрбез әле! Иң мөhиме, чигенмәскә, бирешмәскә. Көчле булырга кирәк. Ә мин – көчле шәхес, чөнки янәшәмдә фәрештә урынына булган әнием, Раббым hәм җырым бар минем. Чын дөресен әйтәм: бик күп авырлыклар күрергә туры килде. Нахакка да рәнҗетелгәнем булмады түгел. Кайчак ачык чырай белән каршы аласың кешене, аңа ышанасың, ә ул синең турыда шундый пычрак сөйли башлый... Минем аңа ни начарлык кылганым бар соң?! Мин бары иҗат итәм генә. Мин бары үзем булырга телим!

 

Раил Өметбаев

E-mail: railie@list.ru

 

Мәликәнең рәсми сайты: http://malica.ru/     

 

Hosted by uCoz