bulmas.ru сайтыннан алынды

Булат Нигматуллин “МГУ” бетергән!

Утырдык утырдык та, Булат Нигматуллин турында язарга булдык. Ике дә уйламыйча телефоннан чылтыраттык. Булат каршы килмәде, тик газетабызның исеме генә бераз шикләндерде ахыры үзен. Икенче көн чылтыраттым. Телефонның теге башында йомшак кына кызлар тавышы (хатыны булса кирәк): “Булат юк шул, Кайбычта, соң гына кайта”, – ди. Җырчы халкы бердә тик тормый инде!
Күрештек, үзе бик кызык кеше икән. Ике сүзнең берсендә көлә. “МГУ” бетердем дип шаяртып та алды. Тик, “МГУ” дигәне Мари-Эль дәүләт университеты булып чыкты.
Тулы исеме – Нигматуллин Булат Җәүдәт улы
Кайда туган – Мари-Эль республикасы, Бәрәңге районы
Туган көне – 21 март
Тавышы – лирик баритон
Гайлә хәле – өйләнгән, бер баласы бар
Яраткан музыка стиле – поп, рок
Яраткан җырчысы – үзе
Машинасы – ВАЗ 2109
Тәмәкегә карашы – тискәре
– Исәнмесез Булат. Чит ил һәм рус җырчылары арасында псевдоним (“ник”) алу күренеше киң таралган. Моңа карашыгыз нинди? Нишләп сез дә алмадыгыз?
– Әгәр псевдоним оригиналь, истә кала торган булса, әлбәттә яхшы. Җырчы үзенә һәм сәхнәдә тудырган образына туры килә торган псевдним сайлый алса, ул аңа уңыш китерәчәк. Бәлки миңа да алырга кирәк булгандыр, ләкин “Булат” исеме күп очраса да, минем исемдәге җырчылар юк. Шуңа күрә алмаска булдым.
– Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканыңгы хәтерлисеңме? Нинди хисләр кичердең?
– Мәктәптә укыганда, 15 яшьтә булды бу хәл. Бик дулкынландым, андый вакытта сүзләре дә онытыла бит әле аның.
– Ничә ел җырлыйсың инде?
– Казанга килгәнгә 3 ел, аңа кадәр 6 ел җырладым: 9 ел булган икән инде (көлә).
– Үзең белән кызыксына башлауларын ничек кабул иттең?
– Бик сөендем. Үзенә игүтибар итүләрен, кызыксынуларын, әлбәттә бөтен кеше теләр иде.
– Җырчы булу җиңел микән, үзеңә ошыймы?
– Әйе, ошый. Ләкин җырчы һөнәрен җиңел дип әйтмәс идем. Кайбер кешеләр җырлауны бөтенләй эшкә санамый. Берәү әйткән ди бит: “Энем син эшлисеңмә инде, әллә һаман җырлап кына йөрисеңмә”, – дип. Минемчә, җырлау – үзенә күрә бик катлаулы бер эш ул.
– Нинди җырың белән халыкка танылдың?
– “Торналар” һәм “Якын дустың барын онытма” җырлары белән.
– Үзеңнең җыр язып караганың бармы?
– Бар, ләкин ул җырны кешегә җырлаганым булмады. Минемчә, һәр кешенең үз эше бар: җырчы кеше – җырларга, язучы – язарга тиеш. Шуңа күрә дә мин ул эшкә тотынырга тырышмыйм.
– Урамда таныйлармы?
– Таныйлар, Кемдер килеп эндәшә, ә кайберсе борыла-борыла карап китә, я пышылдашып калалар. Әле бер көнне бер әби танып алды да: “Әбәү, улым, әле генә телевизордан җырлый идең, ни арада килеп җиттең монда?”, – ди.
– Телевизордан үзеңне карарга яратасыңмы?
– Юк.
– Модага карашың нинди?
– Мода артыннан кумыйм. Күбрәк үземә ошаганны киям. Кибеткә кергәч тә, нәрсә күңелемә ошый шуны сатып алам.
– Нинди уен коралларында уйный беләсең?
– Элек тальянда уйный идем. Ул мин уйнаган тальян әле дә күз алдымда тора... Ә хәзерге көндә нервда гына уйныйм.
– Әти-әниең турында бер-ике сүз әйтсәң иде.
– Әнием – укытучы, әтием – төзүче. Хәзерге вакытта икесе дә Мари-Эль республикасында яшиләр.
– Безгә беренче интервью биргән кеше буларак, безгә нинди теләкләрең бар?
– Сезгә уңышлар телим. Минем аягым авыр дип әйтмиләр. Алдагы эшләрегез барып чыгар дип уйлыйм. Кирәкле вакытта кирәкле һәм кызыкла мәгълүмат юлдаш булсын! Сау булыгыз!
– Сау булыгыз!
Ясирә
Hosted by uCoz