Әлфинә Әзһәмова:
“Таһир Асылгәрәй белән дуэт яздырдык”

Җырлары әллә ни күп булмаса да, эстрадага ул кинәт килеп керде һәм тиз арада үз урынын тапты. Хәзер аның альбомы сатылу буенча күп кенә мәшһүр җырчыларны узып бара. Аның иҗатында татар, башкорт, һинд мотивлары – барысы бергә уралган. Ә “Төнге урам” җыры әле һаман да хит-парад баскычларыннан төшми. Сүзем, әлбәттә, Әлфинә Әзһәмова хакында. Минемчә, эстрадада “базар хиты” дигән төшенчә кертергә кирәк. Яхшы мәгънәдә базар хиты. Бу исемгә мәрхүм Әлфис Кыямовның “Сине көтәм” җырын, Салаватның “Салкын чәен”, Хәниянең “Әлдермеш”ен һәм тагын берничә хитны гына кертеп булыр иде. Әлфинә Әзһәмованың “Төнге урам”ы бу исемлекне дәвам иттерә. “Һинд җырчысына” тормышы, иҗаты турында бер-ике сорау бирдем.

БЕЛЕШМӘ:

ИСЕМЕ: Әзһәмова Әлфинә Фәндәвис кызы

ТУГАН КӨНЕ: 28 октябрь 1962 ел

ТУГАН ҖИРЕ: Башкортстан, Краснокама районы, Яңа Бөртек авылы

ЯШӘҮ УРЫНЫ: Чаллы

ГАИЛӘСЕ: тормыш иптәше Равил, уллары Ирек һәм Илмир

 

– Әлфинә апа, җәй көне ничек ял итәсез? Кайларга барасыз?

– Менә авылдан, Башкортстаннан кайттык әле. Каядыр ялга бару өчен акча кирәк бит (көлә).

– Сольный концерт белән кайчан шатландырасыз инде?

– Әлегә планда юк. Яңа альбом әзерләү, яңа җырлар яздыру белән мәшгульмен. Бәлки киләчәктә концерт та оештырып куярбыз.

– Яңа җырлар кемнәрнеке?

– Таһир Асылгәрәй белән уңышлы гына эшләп киттек. Бер җырны дуэт итеп башкарабыз хәтта. Ул аны үзе язды. Таһирның җырлары бик матур, “Яшьлегем чишмәләре”н генә кара.

– Альбомыгызга үзегез язган бер җыр да кергән иде. Яңа альбомда андыйлар булырмы?

– Әлегә белмим, әмма җыр язарга теләк бар.

– “Төнге урам” клибын төшергәндә авыр булдымы?

– Юк, Казанда әйбәт кенә төшердек. Һиндстан һәм Пакыстаннан килгән егетләр уйнадылар анда. Алар бик шаян кешеләр булып чыкты. Иртәнге тугыздан төнге бергә кадәр төшерелде клип.

– Популяр булганчы һәм хәзер шоу-бизнеска карашыгыз үзгәрмәдеме?

– Юк дисәм дә буладыр. Элек кемне тыңласам, хәзер дә шуларны тыңлыйм. Кемне хөрмәт итсәм, шуларны хөрмәт итәм.

– Ә үзегезгә карата кешеләрнең мөнәсәбәте?..

– Әллә ни үзгәрү тоймыйм. Бәлки җырчылар башкачарак карый башлагандыр.

– Көндәшкә караган кебекме?

– Бәлки. Аннары шунысы ошамый, урамда таный башладылар. Җентекләп карыйлар. Автобуска керсәң дә шул ук хәл. Гел генә машинада йөреп булмый бит инде. Ә гаиләмә килгәндә... Ирем Равил һәм улларым бик шатланалар инде популяр булуыма.

– Улларыгыз да музыка белән мавыкмыймы?

– Олы улым институтта дизайнерлыкка укый. Кечесе музыка мәктәбендә, баянны үзләштерә. Алдагысын күз күрер.

– Үзегезгә һәм гаиләгезгә уңышлар телим.

– Рәхмәт.

Сәхифәне Данил СӘФӘРОВ әзерләде.

 

Hosted by uCoz